Яңалыклар
Марат хәзрәт Мәрдәншинның “Сөнгатулла Бикбулатов-укытучы һәм тарихчы” дигән китабы дөнья күрде
11.02.2011
ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында, Татарстанның Ютазы районы мөхтәсибе, Уруссудагы «Фәнис» мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрдәншинның «Сөнгатулла Бикбулатов-укытучы һәм тарихчы» дигән китабы нәшер ителде.
Бу монография татар дин галиме Сөнгатулла Бикбулатовның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган. Китапның авторы С. Бикбулатовның гарәп һәм иске татар телләрендә язма хәлендә сакланып калган төп хезмәтләрен эзләп табып, аларны тирәнтен өйрәнгән.
Җыентыкка авторның кандидатлык диссертациясен яклаганда җыйган материаллары тупланган.
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|