|
 |
Яңалыклар
Мөфтияттә ТР Диния нәзарәте казыятенең утырышы үтте
12.05.2010
Бүген Казанда республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев рәислегендә, ТР Диния нәзарәте казыятенең утырышын уздырдылар. Бу – яңа составтагы казыятнең беренче җыелышы. Һәм казыйлар мондый киңәшмәләрне һәр айның икенче дүшәмбесендә уздыру турындагы карарга килделәр.
19 июльгә планлаштырылган утырышта исә казыйлар ана капиталы турында мәсьәлә буенча фикер алышырга ниятли. Сүз уңаеннан, хәзер ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казые итеп Җәмил хәзрәт Хәлирахманов, ТРның көнчыгыш регионында Рәфик хәзрәт Миннәхмәтов, көньяк регионда Рөстәм хәзрәт Вальщиков, көньяк-көнбатыш регионда Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллин билгеләнде. Ә Татарстанның Үзәк регионы буенча казый булып яңадан Рөстәм хәзрәт Зиннуров расланды.
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|