|
 |
Басма язмалар
ТР Диния нәзарәте “Гомернең өч туе” дип аталган видеофильм әзерләп чыгарды
12.03.2010
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселман йолаларына багышланган “Гомернең өч туе” дип аталган видеофильм әзерләп чыгарды. Әлеге фильмда исем кушу, никах укыту һәм соңгы юлга озату йолаларын башкару тәртипләре аңлатыла. Ул имамнарга, мәчет хезмәткәрләренә һәм мөселман җәмәгатьчелегенә файдалы булыр дип көтелә. Фильмны "Лак Рэй" телевизион агентлыгы төшергән. Фильмны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән эшләде. Әлеге фильм республика мөселманнарының 27 февральдә узган дүртенче корылтаенда катнашучы делегатларга һәм кунакларына тәкъдир ителде һәм аларга бүләк итеп таратылды.
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|