Сихер.
Сихер гыйлеме Коръђн Кђримдђ “Мђ тђтлњш-шђйђ-тыйнњ” дигђн сњз белђн шайтан тђгълиматы дип аңлатыла. “Мђ лђџњ фил-ђхыйрати мин халђкъ” (Ахирђттђ сихерчегђ яхшылыктан бернинди љлеш юк), дип Аллаџы Тђгалђ сихерчене ахирђттђ Њзенећ рђхмђтеннђн мђхрњм иткән. Рђсњлебез дђ сихерне кешелек дљньясын џђлак итђ торган ић зур гљнаџлар ќљмлђсенђ керткән. Сихерчелђргђ барып сихер кылдыручыны њзенећ љммђтеннђн санамаска кушкан. Њткђндђге зур галимнђр, шул ќљмлђдђн имам Ђбњ Хђнифђ, хђтта, сихерче њтерелергђ тиеш дигђн катгый карар чыгарганнар.
Сихерче ни љчен шундый каты хљкемгђ лаек булган соћ?
“Чљнки, алар ир белђн хатын арасын аера торган гыйлемлекне љйрђнделђр”, - ди Аллаџы Тђгалђ Бђкара сњрђсенећ 102-нче аятендә.
Ђйе, ђгђр ир белђн хатын бер-берсе белђн књркђм мљнђсђбђттђ булсалар, бу вакытта кешелек дљньясы алга барачак. Ђгђр инде бер-берсенђ битараф, яки аннан да бигрђк дошман булсалар, кешелек дљньясы бљтенлђй харап булырга мөмкин. Шућа књрђ кешелек дљньясыныћ нигезен тђшкил иткђн ир белђн хатын арасын ић явыз кеше генђ бозарга мөмкин.
Рђсњлебезнећ бер хђдисендђ риваять ителгђнчђ, Иблис мђлгун њзенећ гаскђрен кешелђрне туры юлдан адаштыру љчен тљрле якка таратыр икән. Соћыннан алар нђрсђ эшлђгђннђре хакында кайтып Иблискђ хђбђр биргђч, Иблис аларныћ бер эш тђ эшлђмђњлђре, булдыксызлыклары турында ђйткђн вакытта бер шайтан килеп: “Мин бер хатынны иреннђн аерттым”, - дияр. Шунда Иблис аны кочаклап алып: “Менђ булдыргансыћ, менђ нинди зур эш эшлђгђнсећ”, - дип сљя-сљя мактар икән.
Сихер тљрле рђвешлђрдђ булырга мөмкин. Иолдызнђмђлђр, бљтилђр бар да сихернећ тармакларына керђлђр. Рђсњлебез хђтта, сњзне оста, ышандырып сљйлђњне дђ сихердђн бер тармак дип атаган. Чљнки бу кеше њзенећ оста сљйлђве белђн акны кара, ялганны хакыйкать итеп књрсђтђ.
Аллаџ Раббыбыз сихер џђм аныћ џђртљрле тармакларыннан џђр барчабызны ерак кылсын.
|