Џиќри мљселман календареныћ Зљлхиќќђ исемле уникенче ае башланыр алдыннан Ислам динен тотучылар фарыз гамђллђрнећ берсен - Хаќныћ - бљек џђм зур йоласын њтђр љчен изге Мђккђнећ бђрђкђтле ќиренђ барырга омтылалар.
Хаќ – ул Аллаџка табынуныћ махсус йоласы. Ул Ходайныћ беренче илчесе Адђм гђлђйџиссђлђмнђн џђм аныћ хатыны Џавадан башланган Ислам тарихыныћ бљек вакыйгалары турында мљселманнар љчен якты истђлек саклаучы Мђккђнећ борынгы ќирендђ кылына.
Мђккђдђ вакытта хаќи бу изге ќирдђ Хак Расњл Мљхђммђд Мостафа саллаллаџњ гђлђйџиссђлђмнећ тууы, Изге Китап – Коръђнне ићдерђ башлау љчен монда Аћа тђњге тапкыр вђџи килње хакында уйлана.
Фарыз хаќ џђм гљмрђ хаќ кылу – изгелекле шифалану, рухи тынычлану, гљнаџларныћ кичерелњен сорап гыйбадђт кылу урыныдыр.
Хаќныћ йолалары мљселманнар љчен тирђн мђгънђгђ ия: алар њткђн заманда књп буыннар башкарган изге гамђллђрне кабатлыйлар: Микат ноктасына кадђр Ихрам халђтендђ булу, Гарђфђт тавында басып тору, Мљздалифђдђ тљн куну, Мина њзђнлегендђ тору, шайтанга таш ату, чђч кырдыру яки алдыру, Кђгъбђтулла тирђли ќиде мђртђбђ ђйлђнњ.
Гљмрђ (яки Кече хаќ) биш мђќбњри гамђлдђн тора: Микат ноктасына кадђр Ихрам халђтендђ булу, Тальбия – лђббђйкђ кычкыру, Кђгъбђтулла тирђли ќиде тапкыр ђйлђнеп чыгу, Сафа џђм Мђрвђ таулары арасында йљреп, ќиде мђртђбђ сђгый кылу, чђч кырдыру яки алдыру.
“Кем дђ кем гайбђт сљйлђмичђ џђм гљнаџ эшлђмичђ, Аллаџ ризалыгы љчен хаќ кылса, ђнисе аны тудырган кљндђге кебек булып, љенђ кайтачак”.
(Бохари)
Дин Исламда балигъ вђ гакылы булган мљэмин бђндђгђ фарыз булган олуг гыйбадђтлђрнећ бишенчесе – гомерендђ бер мђртђбђ Мђккђи Мљкђррђмђ шђџђренђ барып хаќ кылудыр. Ул хаќга барыр алдыннан бурычларын тњлђрлек, њзенећ, шулай ук якыннарыныћ чыгымнарын да капларлык акчага ия булырга тиеш. Гљмрђне мљселман берничђ мђртђбђ кыла ала.