русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

“Фитр Зәкәте” акциясе мохтаҗ мөселманнарга Ид-әл-Фитр бәйрәмен матур итеп каршыларга, шулай ук мал-мөлкәтле мөселманнарга чистарыну һәм уразаларын кабул кылдыру мөмкинлеге бирелә.

 

Барыбызга да мәгълүм булганча, Рамазан ае   Ид-әл-Фитр бәйрәме белән төгәлләнә. Без барыбыз да аны түземсезлек белән көтәбез, миллионлаган мөселман халкы белән берләшеп, Аллаһтан уразабызның кабул булуын һәм киләчәк елда тормышыбызның җиңеләювен сорыйбыз. Ләкин быел үзе, гаиләсе һәм якыннары өчен бәйрәм табыны әзерләргә барыбызның да мөмкинлеге юк. Күпләрнең хәтта иң кирәкле азык-төлек алырга да мөмкинлекләре юк. Зәкәт Комитеты Рамазан аенда азык-төлек җыелмалары белән 500 мөселман гаиләсен тәэмин итү максатын куя. Җыелмага иң кирәкле азык-төлек керә. Җыелманы алган мохтаҗ мөселманнар бәйрәм вакытында күңелсез кичерешләрдән азат булып, үзен тулысынча шатлыкка, Аллаһыга табынуга багышлый ала.

Мохтаҗлардан тыш акция барлык мөселманнарга уразаларын пакъләндереп, Аллаһының рәхим-шәфкатен алуга юнәлдерелгән, ул, үз чиратында, Рамазан аенда Аллаһы тарафыннан күп тапкыр үстереләчәк, инша Алла. Сәдака бирүче уразасына тап төшергән әшәке һәм буш сүзләр, гонаһлы уйлар (болардан ашау, эчү, җенси мөнәсәбәткә керүдән тыелган кебек баш тартырга кирәк) яки башка шундый гонаһлардан чистарына ала. Кеше  гонаһсыз түгел һәм чистарыну, булуы мөмкин булган ялгышларны төзәтү өчен Фитр Зәкәтен бирә.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.