русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
Заманчивый лак хв-784. Хв 784 кп 8, ПФ-115.

                                             

             

            “Зәкәт ал-Фитр” акцыяны Зәкәт Комитеты шөгыльләнә

 

Рамазан ае зур бәйрәм, Исламдагы ике бәйрәмнең берсе белән төгәлләнә. Ул – Корбан гаете, гарәпчә - Ид-әл-Фитр. Бу көнне барлык мөселманнар үзенчәлекле бәйрәм намазы – Саләтүл-Идне бергә уку өчен мәчеткә җыела. Аннан соң мөселманнар өйләренә кайта һәм якыннары, танышлары янына бара. Ләкин бәйрәм намазына кадәр, мөселманнар ярлыларга һәм мохтаҗларга Фитр Зәкәте өләшергә тиеш. Фитр Зәкәте түләргә сәләтле һәркем өчен фарыздыр. Ул Уразаның аерылгысыз өлеше, ягъни мәҗбүри шарт булып тора. Әлеге шарт үтәлми торып мөселман теләгән максатына барып җитә алмый. Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһиссәләм бу хакта болай ди: “Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора һәм Фитр Зәкәтен түләү белән генә күккә аша”.

Бик күп мохтаҗлар өчен бу икеләтә бәйрәмгә әйләнә, тәмле ризык ашау һәм үзләре өчен әйбер алу мөмкинлеге һәр көнне бирелми бит.

Түбәндәге хәдис Фитр Зәкәте хаклыгына ишарә булып тора. Анда Ибн Умарның болай диюве хакында хәбәр ителә: “Аллаһының илчесе, Аллаһ аңа хәер-догасын иңдерсен, Корбан гаете көнне бәйрәм намазына чыгыр алдыннан мөселман булган һәркемгә: колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызларга, олысына һәм кечесенә бер “са” финик яки арпа күләмендә сәдака өләшүне фарыз итә”. (Әл-Бохари хәбәр итә).

Ибне Габбас тарафыннан әйтелеп Абу-Дауд җиткергән хәдистә болай дип әйтелгән: “Аллаһының илчесе, Аллаһ аңа хәер-догасын иңдерсен, Корбан гаете көнне уразаны буш сүзләрдән һәм ярамаган эшләрдән арындыру, мохтаҗларга күчтәнәч булсын өчен Фитр Зәкәтен фарыз итә. Кем аны бәйрәм намазына кадәр түләсә, ул Фитр Зәкәте буларак кабул ителәчәк. Кем исә аны бәйрәм намазыннан соң түләсә, ул гади сәдака буларак кабул ителәчәк”.

Бу садаканы гаилә башлыгы (әгәр мөлкәтнең хуҗасы ул булса) үзенең тәрбиясендәге барлык гаилә әгъзалары өчен (Ид әл- Фитр көненең таңына кадәр туган балаларны да кертеп) түли. Мосафир шулай ук Фитр Зәкәтен түләргә тиеш. Кече яшьтәге ятимнәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр мөлкәтеннән Фитр Зәкәте аларны үз тәрбиясенә алучылар тарафыннан түләнә. Хәдистә телгә алынган “Са” күләме якынча 2,25 килограммга тигез. Түләү вакыты Рамазан аеның соңгы төнендә кояш баеганнан алып бәйрәм намазына чыкканчы. Ләкин аны шулай ук бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан да түләргә яры   й. Имам Шафии фикеренчә, аны Рамазан ае дәвамында түләргә була. Фитр Зәкәте мохтаҗ мөселманнар арасында бүленә, калганнар аңа хокуклы түгел. Шулай ук Фитр Зәкәте динсезләргә бирелми.

Коръәндә Аллаһ безгә болай ди: “И, мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә торып, Алаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди нәрсәләрдән сәдака биргәнегезне беләдер”. (Коръән Тәфсире: 3-сүрә, 92-аят)


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.