русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

1.     Тормыш өчен акча табу мөмкинлекләре булмаган ярлы мөселманнарга: ятимнәр, тол хатыннар, эшсез калган кешеләр.

2.     Яшәү өчен иң кирәкле әйберләре дә булмаган мохтаҗ мөселманнарга.

3.     Зәкәт җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче мөселманнарга.

4.     Мөселманлыкка яңа гына килгән, дингә якын яки әлегә диннән ераграк булганнарга.

5.     Коллыкка һәм әсирлеккә төшкән мөселманнарны сатып алуга.

6.     Бурычлы мөселманнарны төрле шартлар нәтиҗәсендә туган   (табигый һәлакәтләр, аварияләр, авырулар, гаилә чыгымнары, өйләнү, яшәү өчен зарури булган элементар торак сатып алу) бәйлелекләреннән азат итү өчен.

7.     Аллаһ юлында йөрүче, Исламны өйрәнүче, бу өлкәдә тикшеренүләр алып баручы һәм Исламны таратучы мөселманнарга. Әлеге дотация аларның чыгымнарын каплауга һәм эшләрен дәвам итүгә ярдәм буларак юнәлдерелгән.

8.     Чит җирләрдә авырлыклар кичерүче, ярдәмгә мохтаҗ булган мосафир мөселманнарга. Туган илендә мөлкәте булып та, чит  җирдә мохтаҗлык күрүче юлчы күздә тотыла.


©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.