русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.05.2011

“Алтын урта” РИУ студентлары өчен очрашу оештырды

2011 елның 10 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” клубы Россия ислам университетында Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, “Хәтер” мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашу оештырды.

Харис хәзрәт үзенең яшьлеге турында сөйләде, сугыш вакытында күргәннәре белән уртаклашты.

– Аллаһы Тәгалә: “Заманны сүгә күрмәгез. Заман синеке – адәмнеке түгел, заман Минеке”, – диде. Заманны сүгеп үзеңә ниндидер күләмдә аклану табарга омтылу – һәрвакытта да гөнаһ. Мин ничек инде динне белим, мине өйрәтмәделәр, дип әйтәләр. Заманны Аллаһка сылтарга ярамый, – дип башлады ул үз сүзен.

Сугышка кадәр дин тоту ничек булган? Х. Салихҗан туган авылы мисалында бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләде. Нинди генә авыр шартлар булмасын, бер генә гыйбадәтне дә калдырмаска тырышуларын җиткерде. Совет хөкүмәте динне тыймады, динне пропагандалауны тыйды, дип белдерде ул.

"Бүгенге көндә илебездә 11 миллион алкоголик, 7 миллион наркоман бар. Россиядә һәр елны 6,5 миллион аборт ясала. Элек хатын-кызлар бала төшерүне белмиләр иде", – диде Х. Салихҗан.

Хәзрәт бик теләп студентларның сорауларына җавап бирде. Мисал өчен, аннан Бөек Ватан сугышында катнашуны җиһад дип атап буламы, дигән сорау бирделәр. Шулай ук аның эшчәнлеге, басылып чыккан китаплары белән кызыксынучылар да булды.

Сөйләнгәннәргә нәтиҗә ясап, Харис Салихҗан: “Әгәр дә дин кайсы да булса уку йортында (урта, югары, махсус) фәннән башка укытыла икән – бу гөнаһ, әгәр дә дин кире кагылып, бары тик фән генә укытылса, – бу җинаять”, – дип белдерде. Шулай ук яшьләрне дин һәм фәнне яхшы белгән чын мөселманнар булырга, ватанны сакларга һәрвакыт әзер торырга чакырды.

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.