русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.05.2011

Яшьләр Сабир Әхтәмов белән очрашты

5 май көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” клубы Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовта кунакта булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхтәмов бүгенге көндә Казанда яшәүче ике Советлар Союзы Героеның берсе.

Сугыш ветераны “Алтын урта” мөселман татар яшьләре җәмгыяте белән очрашуга бик шат булуын һәм аларның сафы артуга карата шатлануын белдерде. Ул мөселман яшьләренә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Тыныч тормышта яшәүнең кадерен белергә чакырды. Җәмгыятебездә соңгы дистә елларда тамыр җәйгән негатив күренешләргә – эчкечелек, наркомания, тәмәке тарту һ.б. начар гадәтләрнең тамыр җәймәвенә менә шундый актив тормыш позициясендә булган яшьләр юл куймавына ышанам, диде ул. Сабир Әхтәм улы дингә хөрмәт белән каравын, сугыш туктап торган арада әнисе өйрәткән догаларны гел кабатлап торуын, “Фатиха”, “Ихлас” сүрәләрен яттан белүен җиткерде.

Киләчәктә дә мондый яшьләр белән очрашуларның дәвамлы булуын теләде, үзенең дә күңеле картаймавын, яшь булып калуын әйтте. “Алтын урта” яшьләре дә мондый очрашу мөмкинлеге тууга бик шат булды.

Үз чиратында, “Алтын урта” клубы активистлары чын каһарманнар безнең үзебезнең арабызда икәнлекне җиткерделәр. Һәм Сабир абыйга телефон номерларын калдырып, даими хәбәрдә булып, йорт эшләрендә гел ярдәм итеп торырга әзер булуларын белдерде.

Сабир Әхтәмов – сугышның бөтен авырлыкларын күргән кеше. Ул фронтка 1944 елның июнендә эләгә. 1945 елның 24 мартында СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән С. Әхтәмовка сугыш хәрәкәте биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта героизм, каһарманлык күрсәткәне өчен Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое исеме һәм “Алтын Йолдыз” медале бирелә.

Көнчыгыш Пруссиянең Адловинен торак пунктында С. Әхтәмов бер йортның чормасыннан 2 куәтле “Пантера” танкын юк итә. Бу батырлыгы өчен аңа Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Сабир Әхтәмов – 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган тарихи парадта катнашкан шәхес.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.