русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

06.05.2011

Ветераннарга котлау

Бисмилләһир рахмәнир-рахим

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне – сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызны – Бөек Җиңүнең 66 еллыгы белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Сугыш – халык өчен иң авыр сынауларның берсе. Әлеге елларда күпме балалар ятим калган да, күпме ата-аналар газиз балаларын югалтканнар. Сезнең күз алдыгызда дусларыгыз, туганнарыгыз һәлак булган. Ләкин Сез бу авыр сынауны үтеп, илебезгә тынычлык бүләк иттегез. Шуңа күрә дә Җиңү бәйрәме халкыбыз һәм дәүләтебез тарихында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора.

Бу сугышта җиңү гаять киеренке хезмәт таләп иткән, исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә килгән. Дүрт ел эчендә миллионлаган гаскәри ватандашларыбыз батырларча һәлак булган.

Дәһшәтле сугыш елларында безнең мөселман кардәшләребез дә катнашкан, үз өлешләрен керткән. Алар Аллаһ сүзләренә буйсынып, Ватаннарын сакларга киткәннәр, һәлак булганнары шаһит булып дөньяны калдырганнар.

Әлеге тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә Сезгә рәхмәтлебез! Моңа ничек ирешкәнлегегез бары тик Сезгә генә мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алуыгызга, иң кыен вакытта да рухи батырлык табып, халык киләчәге өчен көрәшүегезгә, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез! Андый дәһшәтле, авыр көннәрне Аллаһы Тәгалә безгә дә, Сезгә дә бүтән беркайчан да күрсәтмәсен!

Сезгә булган ихтирам хисләрен һәм чиксез рәхмәтебезне сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аллаһы Тәгаләдән Сезгә ныклы сәламәтлек, гөнаһларны кичерүен, җәннәткә ирештерүен, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш һәм якыннарыгызның һәрдаим янәшәдә булуын сорап калабыз.

Ватаныбыз, милләтебез өчен кылган батырлыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә тыныч имин еллар насыйп итсен!

ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.