русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

05.05.2011

Яшьләр Бөек Ватан сугышына багышланган кичә оештырды

4 май көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Алтын урта” мөселман татар яшьләре җәмгыяте танылган эзтабар әдип, шагыйрь, публицист, “Сүз” нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур ага Мостафин белән очрашу оештырды.

“Үлгәннәрнең каберен бел” дип исемләнгән кичәдә сүз “Хәтер” китабын төзү, сугыш каһарманнары турында мәгълүмат җыю хакында барды.

Язучы Ш. Мостафин гаять зур һәм изге эш белән шөгыльләнә. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, эзсез югалган солдатларның исемнәрен ачыклау, сугыш кырларында ятып калганнарны туган якларына алып кайтып җирләү кебек эшләрне үзенең бурычы дип саный. Ничәмә-ничә солдатка “икенче гомер” бүләк иткән, ничәмә-ничә кешенең рәхмәтләренә лаек булган кеше ул Шаһинур абый. Аның 25 ел дәвамында архивларда казынып үткәргән хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел.

Эзтабарның Бөек Ватан сугышында һәлак булган, эзсез югалган солдатлар турында мәгълүматлар эзләү, аларны табып, туган якларына кайтару эше белән шөгыльләнә башлау тарихы да кызыклы. Барысы да әтисенең васыятен үтәүдән башланып киткән. Аның сугышта авыр яраланып, ишетә дә, күрә дә, сөйләшә дә алмыйча, 7 ай дәвамында госпитальдә яткан әтисе Аллаһның кодрәте белән туган авылына кайтып җитә, өйләнеп 11 бала – 4 кыз, 7 малай үстерә... Шушы 7 егетнең барысы да хәрби хезмәттә булганнар.

Бөек Ватан сугышында һәр тәүлегендә уртача 21 мең кеше һәлак булган. Татарларга килгәндә, безнең халыкны сугышта иң беренче итеп утка керткәннәр, иң авыр һөҗүмнәрдә файдаланганнар. Ил буенча Матросов-Шакирҗанов кебек батырлык кылучылар саны 438 кешегә җитте, шуларның 22 се – татар милләтеннән... Татарларның үтә гайрәтле, тәвәккәл икәнлекләре күпләргә яхшы мәгълүм. Сугышны, әсирлекне үткән солдат, әдип, рәссам Нәби ага Дәүли “сугышта өч татарның икесе үлде” дип әйтә. Ул чакта татарлар 4 миллион ярым кеше исәпләнгән – димәк, сугышта кимендә 2 миллионы шаһит киткән булып чыга.

Ш. Мостафин кичә дәвамында шулай ук М. Җәлил шәхесе тирәсендә барган бәхәсләргә дә тукталды, Советлар Союзы геройларының исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләсенә карата үз аңлатмасын бирде, үзенең юлын – эзтабарлык эшен дәвам итүче яшьләр белән таныштырды.

Бөек Ватан сугышына карата төрле карашлар булса да, гади халыкның батырлыгы, соңгы икмәкләрен фронтка озатып ачлыктан үлгән аналар каһарманлыгы шик астына алынырга тиеш түгел һәм ул киләчәк буыннарга җиткерелеп, аларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә хезмәт итәргә тиеш, дигән фикергә килде яшьләр.

“Алтын урта” клубы алга таба “Ватан” җәмгыяте һәм “Хәтер” оешмасы белән хезмәттәшлеккә керергә ниятли.

P.S.: Бүгенге көндә Татарстанда исән 2 Советлар Союзы герое бар. Шуның берсе – Сабир Әхтәмов. “Алтын урта” клубы яшьләре бүген, 5 май көнне, әлеге сугыш ветераны янына очрашуга барырга ниятли.

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.