русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

27.04.2011

“Алтын урта” – икенче!

ТР Диния нәзарәтенең “Алтын урта” мөселман татар яшьләре җәмгыяте яшьләре “Татар дозор” уенында II урын яулады.

“Татар дозор” уенына нәтиҗәләр, җиңүчеләр 26 апрель көнне Бауман урамында узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында игълан ителде. “Татар дозор”да җиңүчеләр һәм катнашучыларга кыйммәтле бүләкләрне татар телен яратучы “Beeline” да әзерләгән иде.

Исегезгә төшерәбез, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм “Вымпелком” ААҖ “Мин татарча сөйләшәм!” атналыгы кысаларында “Татар дозор” маҗара уенын оештырды. Квест 23 апрельдә узды. Ул Казанның тарихына, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланды. Шул ук вакытта квест Казанны татарчалаштыру “өмә”се буларак та үтте.

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.