русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

25.04.2011

Ике мөфти очрашты

2011 елның 25 апрелендә ТҖ МДН бинасында Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәйзов Ямало-Ненцкий автономияле округының (ЯНАО) мөфтие Хәйдәр хәзрәт Хәфизов белән очрашты. Ул ЯНАО губернаторы Д.Н. Кобылкинның эш делегациясе составында Татарстанга килгән иде.

Ике регион мөфтие Диния нәзарәтләренең бердәм эшчәнлеге турында килештеләр. Әңгәмә барышында Хәйдәр хәзрәт Хәфизов үзләренең төбәгендә дини квалификацияле кадрлар аз булуын ассызыклап үтте. ТҖ МДН рәисе Илдус Фәйзов үз чиратында ЯНАО мәдрәсә шәкертләрен Татарстанга югары дини уку йортларына җибәрергә тәкъдим ясады.

Ике мөфти дә киләчәктә уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.