русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.04.2011

“Без – Тукайлы халык” бәйгесенә йомгак ясалды

22 апрель көнне Казан шәһәренең 12 нче татар кызлар гимназиясендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән “Мәгариф” журналы оештырган “Без – Тукайлы халык” әдәби викторина йомгакларына багышлап кичә үтте.

Әлеге тантанада ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң өлгер Тукай варисы” дип Арчадагы 3нче урта мәктәпнең VII сыйныф укучысы Гөлнур Газинур кызы Сәфәрова табылды. “Иң яшь Тукай варисы” номинациясендә Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбенең V сыйныфы укучысы Алия Фәрит кызы Галиева җиңеп чыкты. I урын Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәризә Шәрхимулла кызы Вәлиевага һәм Чистайдагы 12нче урта мәктәп укучылары Альбина Галимуллина, Илүзә Юнысова, Лилия Гыйссаметдинова, Илшат Заһиров, Илназ Хәммәдиевларга бирелде.

Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кичәдә шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр дә чыгыш ясады.

Мисал өчен, Туфан Миңнуллин, кызлар гимназиясенең милләтебезне, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда әһәмиятен билгеләп, киләсе уку елыннан аның яңа бинага күчүендә уңышлыклар теләде.

Кичәгә килүчеләр шагыйрь Фердинант Гайсинның иҗаты белән дә таныштылар, аны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.

Әлеге чарада катнашучыларның һәммәсе дә – “Мәгариф” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты Габделхак Шәмсетдинов, Татарстан Фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Казандагы 12 нче кызлар гимназиясе директоры Илһамия Тимеркәева һ.б. – барысы да мондый конкурсларның дәвамлы булуын теләделәр.

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.