русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.04.2011

ТҖ МДН делегациясе Балтач районында ачык дәресләрдә булып кайтты

2011нче елның 20 нче апрелендә ТҖ МДН рәисе Илдус Фәизов, протоколлар бүлеге рәисе Насыйбуллин И.А., “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Балтач районында инде традициягә әйләнгән ачык дәресләрдә булып кайттылар. Районның Түнтәр, Чутай, Чипия һәм Норма кебек авылларында елына дүртешәр ачык дәрес үтә. Соңгысы 1 нче һәм 9 нчы сыйныфлар арасында, елны йомгаклау буларак, Норма авылында үтте. ТҖ МДН рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизов 24 мәктәптә әхлак нигезләрен бирүче укытучыларга, рәхмәт белдереп кенә калмады, нәтиҗәле һәм файдалы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырды.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Гатин М.И., Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач муниципиаль районы башкарма комитеты рәисе Шакиров Р.И., Балтач муниципиаль районы мәгариф бүлеге мөдире Габдрахманова Г.З. да катнаштылар.

Өйлә намазыннан соң, ТҖ МДН рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Балтач районының 28 шәкертенә урта дини белемнәрен раслаучы дипломнар тапшырды һәм алга да Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан баруларын, халык киләчәге өчен, Исламны таратуда фидакарьләрчә хезмәт итүләрен теләде.

Исламны таратуда үзеннән зур көч керткәне, шулай ук районның яшь буынына әхлакый тәрбия бирүдә нәтиҗәле хезмәте өчен, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевтан күпләр үрнәк алсыннар иде, дигән теләктә калабыз.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.