русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.04.2011

Тукай һәм дин

20 апрель көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләп килүче “Алтын урта” клубында “Шагыйрь һәм дин: Габдулла Тукай” дип аталган кичә узды.

Сүз Тукай һәм дин, олуг шагыйребезнең дингә карашы, нәрсәне тәнкыйтьләве һәм нәрсәгә чакыруы турында барды.

Кичәгә 3 кунак-галим чакырылган иде.

Беренче булып “Тукай һәм дин” китабы авторы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флёра Ханнанова чыгыш ясады. “Тукайны ике яссылыкта карарга кирәк: беренчесе – аның дин әһелләренә булган мөнәсәбәте, икенчесе – дин-исламга булган карашын”, – дип белдерде Ф.Ханнанова. Галимә Тукай иҗатына кергән хәдисләрне, аларның эчтәлеге чагылыш тапкан шигырьләрне укып үтте. Нәтиҗә ясап, Тукай динне түгел, ә дин әһелләрен хурлаган икәнлеге ачыкланды. Ул үз кесәсен генә баетып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән дин әһелләрен яратмаган. Муллалар да Тукайны бик сөймәгән. Әмма ләкин Тукай барлык имамнарны бер сафка куймый. Ш.Мәрҗанигә багышлап язылган “Шиһаб хәзрәт” шигырендә ул галимне олылый.

Г.Тукай динне яшьләрне тәрбияләү, ә халыкны мәгърифәтлелеккә алып чыгару чарасы буларак карый. Шушы юнәлештә гомере буе “Милләтем, милләтем” дип яши. Ачы язмышы аны тагын да халыкка якынайткандыр, дип билгеләп узды Флёра апа.

Аннан соң чыгыш ясау өчен сүз филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллинага бирелде. Галимә 2005 елда дөнья күргән “Коранические мотивы в творчестве Габдуллы Тукая” дип аталган монографиясе белән таныштырды. “Тукайның иҗаты ислам диненнән аерылгысыз, ул мөселман фәлсәфәсенә барып тоташа”, – дип ассызыклады Д.Абдуллина. Тукай яшәгән чорда дин тоту тыелмый, ул мулла гаиләсендә туган, аны тәрбияләгән кешеләрнең һәммәсе дә дингә уңай мөнәсәбәттә торган кешеләр була. Казан мохитенә килеп эләксә дә, Җаектагы мәдрәсәдә укыса да, я булмаса авылдагы Сәгъди абзый йортында тәрбияләнгән вакытта да аның укыган китаплары дини эчтәлекле булган.

Тукай иҗаты бер гасыр дәвамында өйрәнелеп килә. Ләкин төрле чорда төрлечә карала. Әйтик, Тукайның замандашлары Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди аның дингә булган мөнәсәбендә бернинди дә тискәре караш белдермиләр. Аны ничек бар, шулай кабул итәләр. Революциядән соңгы чорда әдәби тәнкыйтьнең Г.Тукайга булган мөнәсәбәте үзгәрә.

Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукай еллыгы уңаеннан нинди чаралар узуы турында тәфсилләп сөйләде. Мисал өчен, шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңае белән Тукайның 2 томы басылып чыгачак, 25 апрельдә халыкара конференция узачак.

Очрашуда катнашучылар галимнәргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.