русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Мөселманнар яшьләре арасында стритбол буенча ярышлар

18.04.2011

17 апрель 2011 елда Казан шәһәре Идел буе районы 136нчы мәктәптә стритбол* буенча мөселман яшьләре арасында шәһәрара ярышлар узды. Ярышта 8 команда катнашты: “Әниләр”, “Әҗем”, “Солтан”, “Ризван”, “Салихҗан” мәчетләре, “Исламны кабул итүгә 1000 еллык” мәдрәсәсе, РИУ, “Ак өмет” пансионаты.

Беренче урынны РИУ төркеме алды. Икенче урынга “Исламны кабул итүгә 1000 еллык” мәдрәсәсе лаек булды. Өченче урын “Ак өмет” пансионатына бирелде.

Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны алган төркем күчмә кубокка лаек булды.

Ярышның үткәрү максаты – мөселман яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә чакыру.

ТҖ МДН алга таба да спорт, физкультура һәм савыктыру буенча чаралар уздырачак, шулай ук сәламәт яшәү принципларын таратачак. Һәм киләчәктә ТҖ МДН стритбол буенча үзенең җыелма командасын оештырачак.

*Стритбол инглизчәдән Streetball — урам баскетболы. АКШта XX гасырның 50нче елларында ярлы кварталларда барлыкка килә. Өч кешедән торган ике төркем баскетбол мәйданының яртысын тәшкил иткән кортта уйныйлар һәм тупны бер боҗрага ыргыталар.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.