русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

05.04.2011

Мөхәммәд (сгв) әтте: “Балаларыгызны уктан атырга, йөзәргә һәм атта йөрергә өйрәтегез”

Ләкин бүгенге мөселман яшьләре башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнәләр.

ТҖ МДН 3 апрель 2011 елда Казан ислам көллиятендә (КИК) мөселман яшьләре арасында гер күтәрү буенча ярышлар үткәрде. Анда төрле ислам уку йортларыннан килгән 59 яшь егет катнашты. Ярышны, РИУ шәригать факультетының 1 курс студенты, Тимиров Нуреддин Коръән аятләре белән ачып җибәрде.

Ярыш түгәрәк системасы белән алып барылды. Катнашучылар герне уң кул белән генә күтәрделәр.

Беренче урынны КИКнең 1 курс студенты Гамадаев Шамил алды. Ул герне 250 тапкыр күтәрде.

Герне 220 тапкыр күтәргән өчен КИКнең 2 курс студенты Гамадаев Умарга икенче урын бирделәр.

Ә инде өченче урынны, герне 120 тапкыр күтәргән, “Мөхәммәдия”мәдрәсәсе шәкерте Васильев Руслан алды.

Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.