русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
Домашний текстиль элитпостель интернет магазин домашего текстиля.

Яңалыклар

31.03.2011

Илдус Фәйз яшьләр белән очрашты

30 март көнне ТҖ МДН конференц-залында ТҖ МДН рәисе в.б. Илдус хәзрәт Фәйз Татарстанның мөселман яшьләре белән очрашты. Кичәгә “Алтын урта” клубына йөрүче яшьләр килгән иде. Очрашуда шулай ук һәркем дә катнаша, үз соравын бирә алды.

Сөйләшү фикер алышу формасында үтте, яшьләр тормышы, тел, милләт турында гәп кору белән үрелеп барды.

Илдус хәзрәт Фәйз кичәне үгет-нәсихәт белән башлап җибәрде:

- Бүгенге көн мөселманнарына – бер-береңне тыңлый алу сыйфаты бөтенләй җитми. Хәзер ислам бик тә мобильләште. Диннең тышкы кыяфәтенә генә игътибар бирә башладык. Шуңа күрә бер-беребезнең сүзен тыңлый алмыйбыз. Мобильләшү – ул ислам диненең тышкы рәвешен генә эләктереп алырга ярдәм итә. Дөньядагы мөселманнарның күбесендә, пәйгамбәребездә (с.г.в.) булган түбәнчелеклелек, кешегә карата хөрмәт, гаиләңә, балаларыңа карата мәрхәмәтлелек, дигән әхлакый кыйммәтләр югалып бара. Бер-береңне ихтирам итү дигән төшенчә төшеп калды, дип тә әйтергә була. Мин-минлек китте. “Тәкәбберлек, мин-минлек кяферлеккә китерә”, – ди Аллаһы Тәгалә. Элеккеге китапларда галимнәр “мин” дип язмаганнар, “без фәкыйрегез” дигәннәр. Иң зур, хәерле сөйләшү – ул бер-береңне тыңлый белү, ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Әгәр дә бөтенебез дә тыңламыйча гына кычкырып сөйләшә торган булсак, ул вакытта без уртак фикергә дә ирешә, Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә дә туры килә алмыйбыз. Шушы тәкәбберлек, мин-минлек аркасында безнең бүгенге көндәге вәзгыять килеп чыкты да инде. Мобильләшкән мөселман өммәте артта калды.

Кичә дәвамында Илдус хәзрәт үзенең тарих белән кызыксынуын, иске татар әдәби телендә язылган борынгы китаплар белән яхшы таныш булуын әйтеп узды. Татар дәүләтләре, аерым алганда, бабаларыбыз ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән Болгар, аның тарихы белән бәйле мәсьәләләргә тукталды.

Очрашу барышында авыл мәчет-мәхәлләләрен белемле яшь кадрлар белән тәэмин итү турында да сүз барды. ТҖ МДН рәисе в.б. Илдус хәзрәт:

- ТҖ МДН үз хезмәтен яшь кешеләр белән эшләүгә юнәлтергә, аларның мәнфәгатьләрен күзалларга, әле яңа гына укып бетереп, имам булган яшьләргә һичшиксез ярдәм күрсәтергә тиеш, – дип әйтте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.