русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

30.03.2011

Алабуга “Шәкерт”ләре белән очрашу

29 март көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге Алабуга шәһәренә сәфәр кылды.

“Алтын урта” мөселман татар яшьләре җәмгыяте Казан федераль (Идел буе) университетының Алабуга филиалы студентлары белән очрашты. Университет бинасында 3 поток белән узган очрашуда Казаннан килгән кунаклар – ТР МДНнең яшьләр эшләү бүлегеннән Айнур Солтанов, Ләйсән Фәтхетдинова, Нияз Сабирҗанов һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, “Идел” журналының бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин катнашты. Яшьләр белән күрешү өчен Алабуга районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев тә килгән иде.

Килгән кунаклар Алабуга шәһәре студентларын “Алтын урта” эшчәнлеге белән таныштырды, мөселман яшьләре белән эшләү нечкәлекләре хакында фикер алышты, Идел буе төбәгендә формалашкан традицион ислам, хәнәфи мәзһәбенең бүгенге көндәге әһәмияте турында сүз алып барды. Соңыннан катнашучыларның сорауларына җавап бирелде.

Очрашу өч этапта үтте. Беренчесе – актлар залында узган очрашуда яшьләр өчен булган гомуми мәсьәләләр – тел, милләт проблемалары, яшьләр тормышы турында сүз барды. Икенче этапта әдәбият, сәнгать, “Шәкерт” әдәби берләшмәсе белән танышу узды. Алабугалыларның шигырьләре, җырлары тыңланды. Рүзәл Мөхәммәтшин үзенең шигырьләрен укыды, студентларның сорауларына җавап бирде. Өченче этап – читтән торып уку бүлегендә укучы район-авыл имамнары катнашлыгында үтте, биредә аларның сорауларына ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге әгъзалары җавап бирде.

Татарстан Республикасы мөселманннары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән “Шәкерт” түгәрәге җитәкчесе Минһаҗева Резилә Әбүзәровнага үзенең киң рәхмәтен белдерә. Гөлия Садыйкова мөхәррирлегендә дөнья күрүче “Шәкерт” газетасына киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар тели.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.