русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

29.03.2011

«Аллаһ алдында көчле мөселман, көчсездән яхшырак, һәм һәркайсында да хәерлесе бар»

27 март 2011 елда ТҖ МДН волейбол буенча чираттагы спортив-савыктыру чара уздырды. Мөселман яшьләре арасындагы ярыш Казан шәһәре Идел буе районы 136нчы мәктәпнең спорт залында узды.

Ярышны, Россия ислам университетының 2 курс студенты, Гимазутдинов Рәис Коръән аятләре белән ачып җибәрде.

Ярышта 7 төркем катнашты: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, РИУ, “Әниләр”, “Ризван”, “Сәлихҗан”, “Әҗем” һәм “Ал” мәчетләр төркемнәре. Беренче урынны РИУ төркеме алды, икенче урынны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә бирелде, өченче урынны “Әниләр” мәчетенең төркеме яулап алды.

Катнашучыларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.