русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

25.03.2011

Илдус Фәйзов: “Кем террорчылыкка мөрәҗәгать итә икән – димәк ул Аллаһның дошманы, барча диннәрнең дә дошманы”

24 март 2011 елда ТҖ МДН рәисе в.б. Илдус Фәйзов Минзәлә районының имамнары һәм башлыгы белән очрашты. Очрашуда Илдус хәзрәт имам-мөхтәсибләрне халык белән күбрәк эшләргә, Татарстан өчен хас булган Әбү Хәнифә мәзхәбен тотарга, экстремизмга каршы көрәшергә чакырды. “Кызганычка каршы, бүген терроризм дин белән эш итеп, күп кенә кешеләрне яллый. Хөрмәтле хәзрәтләр, бүгенге көндә сезнең эшегез мөселманнарны, дингә карата яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрне террорчылардан саклау. Һәр кеше белергә тиеш: кем террорга мөрәҗәгать итә икән – димәк ул Аллаһның дошманы, барча диннәрнең, үз милләтенең дошманы. Моны гади сүзләр белән барча кешеләргә дә җиткерергә кирәк, аңласыннар. Террорчылар гади халыктан аерылгач кына, дәүләт бу бәладан котыла алыр. Безнең җөмһүриятебез үзенең сабырлы мөнәсәбәтләре белән башкаларга үрнәк булып тора иде. Барча көчебезне туплап кына, киләчәккә таба, без бу абруебызны югары дәрәҗәдә саклап кала алырбыз”.

Очрашуның ахырында И. Фәйзов имамнарның сорауларына җавап бирде, ТҖ МДН алдагы эшләре турында сөйләде. Очрашуда шулай ук якын тирәдә урнашкан районнарның имам-мөхтәсибләр дә катнашты.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.