русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.03.2011

Илдус хәзрәт Фәйзов иң яхшы мөхтәсибләргә машина ачкычларын тапшырды

23 март 2011 елда ТҖ МДН 10 мөхтәсибкә Fiat Albea машиналарын тапшырды. Бу бүләк, машиналарда ихтыяҗы булган имамнарга бирелде. ТҖ МДН шулай итеп аларның яхшы, нәтиҗәле һәм күпьеллык эшләре өчен үз рәхмәтен белдерде. Машина ачкычларын ТҖ МДН рәисе в.б. Илдус хәзрәт Фәйзов тапшырды: “Аллаһ Диния Нәзарәтенә, республика районнарында уңышлы һәм файдалы итеп Ислам динен тарату өчен, имам-мөхтәсибләргә машина бүләк итү мөмкинчелеген бирде. Бу автомобильләр сезне тагын да кыюрак итәр, халык арасында эшегезне тагын да куәтләндерер, дип ышанып калабыз. Имамнарны кайгырту – ул ТҖ МДН бурычы. Киләчәккә таба да без имамнарга булышлык күрсәтербез. Алар ТҖ МДН җитәкчеләре ярдәменә һичшиксез ышанып кала алалар”.

Очрашу азагында имам-мөхтәсибләр Илдус хәзрәт Фәйзовка үз рәхмәтләрен белдерде. Татарстан мөселманнары өчен файдалы эшлләре дәвамлы булыр, дип сүз бирделәр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.