русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.03.2011

Бүген ТҖ МДНнең Президиум утырышы булды

Бүген Казанда Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы үткәрелде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт  Фәиз Президиум әгъзаларын соңгы ике айда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Президиум әгъзалары ТҖ МДНнең дүртенче Пленумына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Утырышта Илдус хәзрәт Фәиз, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Сөләйман хәзрәт Зарипов, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин чыгыш ясады. ТҖ МДНнең Гадәттән тыш Корылтаен үткәрү зарурлыгы сәбәпле һәм ТҖ МДН Уставының 4,5 ; 5,5 нче пунктларына таянып, түбәндәге карарларны кабул итте:

1. 2011 елның 13 мартында  Казан шәһәрендә ТҖ МДНнең Дүртенче  Пленумын уздырырга. Ул Казанның Лобачевский урамындагы 6 нчы йортында көндезге сәгать унда башлана.

2. ТҖ МДН Аппаратына ( Беркетмә бүлеге башлыгы И.А. Насыйбуллин җаваплы)   10 мартта 14 сәгатьтән 12 мартның кичке алтысына кадәр мөфтилеккә кандидатларның шәхси гаризаларын кабул итүне үткәрүне йөкләргә. ТҖ МДН Устаның 7,6 пункты нигезендә, мөфтилеккә кандидатның дини һәм дөньяви белеме, дини җитәкчелектә кимендә 5 еллык стажы булырга тиеш. Шулай ук кандидатның хөкемгә тартылмаганлыгы, намуслы һәм гадел булуы, бернинди сәяси, дини партияләрдә тормавы, абруй төшерүче элемтәләрдә катнашмаганлыгы шарт итеп куела.

3. ТР Мөфтие вазифасына кандидатлардан гаризаның  формасын расларга.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.