русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.03.2011

Илдус хәзрәт Фәиз Зәй районында булды

9 мартта ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз Зәй районы имамнарының ай саен уздырыла торган җыелышында катнашты. Очрашуда шулай ук район хакимияте вәкилләре, төбәк казые Рәфик Минәхмәтов, Чаллы, Сарман, Минзәлә районнары имам-мөхтәсибләре дә булды. Җыенда агымдагы эшләр, район мөселманнары проблемалары һәм алга таба үсеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Илдус хәзрәт үз чыгышында республика мөселман өммәтенең катлаулы чор кичерүен хәбәр итте һәм барлык имамнарны да Татарстанда алга таба ислам үсеше өчен Диния нәзарәте тирәсенә берләшеп эшләргә чакырды. Аннан соң мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Зәй районы хакимияте башлыгы белән очрашты. Биредә район мөхтәсибәтенең эше, аерым алганда имам-мөхтәсиб Сәгыйт хәзрәт Камаловның дини өлкәдәге эшчәнлеге уңай бәяләде. Илдус хәзрәт шулай ук районда сафка басачак 2  мәчет төзелеше белән танышты. Сәфәр ахырында хәзрәт 18 гасырда татарның атаклы тарихчысы һәм язучысы Таҗетдин Ялчыгол яшәгән авылда булды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.