русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

03.03.2011

“Исламны кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә тантаналы чара узды

2 мартта  Казанда “Исламны кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә Пәйгамбәребезнең туган көне- Мәүлид ән Нәбигә  багышланган чара узды. Әлеге бәйрәмгә кунак булып Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, Ханты-Манси округы мөфтие Таһир Саматов, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә башлыгы Марат Гатин, Казан шәһәре имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов һәм башкалар килгән иде.

Изге Коръәннән аятьләр укыганнан соң мәдрәсә шәкертләре бәйрәмгә багышланган салаватлар һәм мөнәҗәтләр тыңлады. Кичәнең икенче өлеше совет чоры татар дин әһелләре Габделхак Саматов һәм Габделхак Каюмов истәлегенә багышланган иде. Очрашуда аларның якын туганнары да катнашты.

Илдус хәзрәт Фәизов хәбәр иткәнчә, әлеге хәзрәтләр тырышлыгы белән күп кенә талантлы имамнар тәрбияләнгән. “Безгә әле өлкән буыннан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Алар - безнең укытучыларыбыз, аларны онытырга хакыбыз юк”, - диде ул.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.