русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

03.03.2011

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз “Яңарыш” фондының Кайгыртучанлык советы утырышында катнашты

2 мартта ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз ТҖнең мәдәниятын һәм һәйкәлләрен яңарту Республика фонды Кайгыртучанлык советының утырышында катнашты. ТҖ  Дәүләт Киңәшчесе, Кайгыртучанлык советы рәисе Минтимер Шәймиев 2011 елга планнар хакында сөйләде һәм фонд эшендә барлык катнашучыларга да рәхмәтен җиткерде.

Утырышта шулай ук ТҖ Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Ивановларның “Музей максатларында файдалану өчен Болгар һәм Зөя музей-тыюлыкларына куллануга бирелгән мәдәни мирас объектларын яраклаштыру турында”, шулай ук “Болгар һәм Зөя утрауларында туризмны үстерү” темаларына докладлары тыңланды. Моннан тыш ТҖ Президенты ярдәмчесе, ТҖнең мәдәниятын һәм һәйкәлләрен яңарту Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионованың еллык хисабын тыңладылар.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.