русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

02.03.2011

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз мөселман аксакаллары белән очрашты

1 мартта ТҖ МДНдә мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз дини эшчәнлектә зур тәҗрибәләре булган мөхтәрәм имамнар белән очрашты. Алар арасында Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, “Хәтер” мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан, Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Хәмид хәзрәт Зиннәтуллин һәм башкалар бар иде.

Очрашу барышында ветераннар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, Татарстан мөселман өммәтенең бүгенге халәте, алда торган мөфти сайлаулары, мөселманнарның проблемалары һәм алга таба дини өлкәдә үсеш хакында фикер алыштылар. Шулай ук Илдус хәзрәт Фәизгә үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

Чараның ахырында Илдус хәзрәт Фәиз мөхтәрәм аксакалларга теләк, үгет-нәсыйхәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде, мондый очрашуларны ешрак оештырырга тәкъдим итте һәм барлык мөселманнарны мөфти тирәсендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тупланырга чакырды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.