русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

28.02.2011

ТҖ МДНнең “Алтын Урта” клубы гарәп илләрендәге вакыйгалар хакында фикер алышалар

Татарстан Диния нәзарәте каршында оешкан “Алтын Урта” яшьләр клубы барлык телүчеләрне дә Якын Көнчыгыш һәм гарәп илләрендәге соңгы вакытлардагы вакыйгалар хакында фикер алышырга чакыра.

2 мартта нәзарәтнең киңәшмәләр залында тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Ауразия  һәм халыкара тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Булат Яһудин белән очрашачаклар. Тунис, Мисыр Ислам республикасы, Ливия һәм янә берничә гарәп илендәге чуалышлар хәзер дөньяны шаулаткан вакыйгалар булып тора. Әлеге инкыйлабка нәрсә сәбәпче һәм алга таба ул илләрдә тынычлык урнашырмы?

Яшьләр клубына килүчеләр шул сорауларга җавап табарга тели. Чарага студентлар һәм әлеге проблема белән кызыксынучылар чакырыла.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.