русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

25.02.2011

Илдус хәзрәт Фәиз Түбән Камада булды

Бүген ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз эш визиты белән Түбән Камада булды. Аны Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге башлыгы Илшат Насыйбуллин озатып йөрде.

Сәфәр шәһәрнең Җәмигъ мәчетеннән башланды һәм хәзрәтне анда районның имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин каршы алды. Илдус хәзрәт мәчеттә җомга вәгазен сөйләде. Ул үзенең чыгышында исламдагы тугрылык, гаделек мәсьәләләрен кузгатты. Җомгадан соң хәзрәт мәхәллә халкы белән очрашты.

Аннан соң мөфти вазифаларын башкаручы һәм район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт шәһәрдә төзелеп килүче икенче мәчетне һәм мәдрәсәне карадылар. Сүз уңаеннан, хәзергә калада бер мәчет кенә эшләп килә, шуңа да икенчесен өлгертү мәслихәт.

Сәфәр ахырында Илдус хәзрәт Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән очрашты. Район җитәкчесе белән әңгәмә вакытында руха-әхлакый эчтәлектәге мәсьәләләр турында фикер алышынды, мәчет һәм мәдрәсә төзелешенә ярдәм, шулай ук районда ислам үсеше хакында сөйләштеләр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.