русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

23.02.2011

Яңа Чишмә районы имамнарының ММЧдагы бер язма уңаеннан мөрәҗәгате

Без, Яңа Чишмә муниципаль районы имамнары, 2011 елның 25 гыйнварында район башлыгы В.М.Козловның имам-хатыйблар белән булган киңәшмәсе хакында дөреслеккә туры килмәгән материаллар чыгарган басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларына карата ризасызлык белдерәбез. Әлеге язмалар һәм материаллар  дөреслеккә туры килми һәм без, әлеге очрашуда катнашучылар, шушы киңәшмә буенча кайбер аныклык кертергә телибез.

Яңа Чишмә районы башлыгы В.М.Козловның кайбер фикерләре, әлеге язмаларда чамадан тыш арттырылып, күпертеп бирелгән. Вячеслав Михайлович үз чыгышында район мәктәпләрендә укучыларның мөселман киемнәреннән йөрүен хокукый яктан дөрес булу мәсьәләсен өйрәнергә кирәклеген белдерде. Ул үз чыгышында мәктәпләрдә исламны өйрәнүне тыю турында бер сүз дә әйтмәде, бары тик фәнне факультатив формада укытырга тәкъдим итте.

И.И.Гатауллин исә үз чыгышында мөселманнарның алдагы корылтаенда ТҖ МДН Уставының кайбер  нигезләмәләренә үзгәрешләр кертү зарурлыгын белдерде. Шулай ук район имамнарына имам-хатыйбларга тиешле аттестация узганнан соң таныклык бирү максатка ярашлы булу хакында мөфтият җитәкчелегенең мәгълүматы җиткерелде.

Хәзерге вакытта районның барлык мәчетләрендә көндәлек эшчәнлекләрен алып баралар.

Киңәшмәдә катнашкан имамнар исемлеге:

1.     Илдар хәзрәт – имзасы

2.     Харис хәзрәт – имзасы

3.     Хәмзә хәзрәт – имзасы

4.     Фәхемша хәзрәт – имзасы

5.     Хәниф хәзрәт – имзасы

6.     Габбас хәзрәт – имзасы

7.     Газизулла хәзрәт – имзасы

8.     Галимҗан хәзрәт – имзасы

 

Имза: Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе И.Д.Әшрапов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.