русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.02.2011

Илдус хәзрәт Фәиз БТКда өчъяклы очрашуда катнашты

Бүген Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты бинасында, әлеге оешманың рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз һәм Россия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин белән очрашты.

Әңгәмәнең төп темасы – төрле өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек турында фикер алышу, аерым алганда, сүз, татар халкының гадәти кыйммәтләрен торгызу, милләтебезнең тәрракыяте өчен хезмәт итү, бергәләшеп төрле чаралар уздыру турында барды.

Ринат Закиров ТҖ МДН нинди булырга тиеш дигән мәсьәләне дә күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер әлеге оешманың яңарыш процессы барышында, анда татар халкының барлык мәнфәгатьләренә туры килә торган образ барлыкка килергә тиеш.

Илдус хәзрәт исә, шулай ук БТК вәкилләренең дә, ТҖ МДН үткәргән чараларда актив катнашуларын сорады.

Мондый очрашуларны алга таба да уздырырга һәм татар халкының рухи-әхлакый яңарышы өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча фикер уртаклашырга ниятлиләр.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.