русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

22.02.2011

ТР Мөслим районы имам-мөхтәсибе алимент түләү буенча бурычлыларга үгет-нәсыйхәт бирде

Күптән түгел Мөслим районының суд приставлары бүлегендә алимент түләү буенча бурычлылар Мөслимнең имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борханов белән очрашты.

Очрашу барышында Мөслимнең өлкән суд приставы Альберт Галиев бирегә җыелучыларга алиментларны ничек түләттерү чаралары, шулай ук әти-әниләрнең балалары алдында җаваплылыгы турында сөйләде. Имам-мөхтәсиб исә әлеге “чын күңелдән сөйләшү”дә, ата-ананың үз баласы турында кайгыртуы, аларның изге бурычы булуын һәм аны үтәмәү зур гонах икәнлеген билгеләп үтте.

Шунысын да искәртеп үтү урынлы, әлеге очрашу нәтиҗәсез калмады, имам белән әңгәмәдән соң, алименттан качып йөргән ике ир, үзләренең гражданлык бурычларын ниһаять аңлап, балалары алдында гаепләрен танып, атна дәвамында алимент буенча бурычларын өлешчә түләделәр.

Мөслимнең өлкән суд приставы Альбер Галиев хәбәренчә, мондый очрашулар даими уздырылачак. 2010 елда районда алиментларын түләттерү  буенча тикшерүдә 226 эш булса, шуның 75-е инде уңай хәл ителгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.