русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

24.02.2011

ТҖ МДН оешкан яшьләр клубының чираттагы кунагы – танылган рәссам-калиграф Нәҗип Нәккаш

23 февральдә ТҖ МДН бинасында мөфтиятнең яшьләр белән эшләү бүлегендә эшләп килүче “Алтын урта” клубының икенче кичәсе узды. Зәмһәрир суык булуга да карамастан, 30лап яшь мөселман кешесе килгән иде ул көнне.

Бу юлы очрашуның кунагы -  рәссам-каллиграф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш. Кичәдә катнашучылар күренекле останың хезмәтләре белән танышты. Нәҗип абый шамаилләр ясау буенча мастер-класс та уздырды. Галим шулай ук үзенең тормыш юлына, фәнни эшчәнлегендәге кайбер мизгелләргә дә тукталды. Каллиграфия сәнгате буенча кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.

         Сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучылар көннән-көн арта. РИУда, мисал өчен, каллиграфия буенча курсларны Рамил хәзрәт Насыйбуллов алып бара. Ә менә КФУның татар филологиясе факультетында сәнгатьнең бу төренә Нәҗип Нәккашның шәкерте – Әлфия Исхакова төшендерә.

         Нәҗип абый рәхәтләнеп үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Каллиграфия тарихына да ныклап тукталды.

                   Мин гарәп каллиграфиясе белән шактый вакыттан шөгыльләнүче кеше, – дип башлады ул үз сүзен. – Нәккаш – ул минем тәхәллүс. Минем фамилиям Исмәгыйлев. Матбугатка чыга башлагач, мине башка Исмәгыйлевләр белән бутамасыннар өчен, шушы кушаматны алдым. “Нәккаш”ның тамырында “нәкш” дигән гарәп сүзе ята (бизәк, орнамент). “Нәккаш” инде – шушы орнаментны ясаучы кеше, шуның белән шөгыльләнүче дигәнне аңлата. Беренче тар мәгънәсе – ташка уеп бизәк ясаучы, гравер, орнаментлар ясаучы. Ә киң мәгънәсендә – художник, график.

Ә Нәҗип Нәккаш гарәп язуы белән ничек кызыксынып киткән соң?

1985–1990 еллардагы реформалар безнең элеккеге язуыбызга кайтырга, шуны өйрәнергә, элекеге мирасыбызны кайтарырга, ата-бабаларыбыз тоткан динебезгә якынаерга мөмкинлек бирде. Ул шушы елларны яхшы хәтерли. Галим хәзерге вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Монда татар теле, тел, әдәбият тарихы, халык авыз иҗаты, татар халкының сәнгате өйрәнелә. Татар дөньясында татарның мирасы, әдәбияты, фәне, мәдәнияте буенча эшли торган бердәнбер институт ул. Нәҗип абый бу институтка 1979 елны, КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаганнан соң килә. Галим борынгы һәм урта гасырлар прозасы белән шөгыльләнә. Кулъязма китаплардан әдәби әсәрләрне эзләп табып, аларны хәзерге хәрефкә, хәзерге әдәби телгә күчереп, хәтта тәрҗемә итеп, басмага әзерли. Бүгенге көндә Нәҗип Нәккаш нәшриятта 4 китап чыгарган. Беренчесе – “Мәҗмугул хикәят” (“Хикәяләр җыентыгы”). Бу 1775 елда Себер татарлары арасында Казан мулласы төзегән китап. Икенчесе – “Фазаилеш-шөһүр” (“Саваплы гамәлләр”). Казан мулласы, татар кешесе – Мамадыш районы Шәтче авылында имамлык иткән мулла мәдрәсәләрдә шәкертләргә, балаларга чиста татар телендә дәрес бирү өчен бер җыентык төзи. Анда ислам диненең төп нигезләре языла. “Фазаилеш-шөһүр” исә кайбер айларның өстенлекле яклары дип тәрҗемә ителә, ләкин бу китап алар турында гына түгел, күбрәк ислам әхлагы, ислам морале турында, мисал өчен, ата-ана хакы, балалар хакы, ялган сөйләүнең, тугры сөйләүнең нәтиҗәләре һ. б. үз эченә ала. Бу китапны “Иман” нәшрияты 1994 елны бастырып чыгарды. 25 мең тираж белән басылган китап бик тиз арада сатылып бетте. Узган елны Чаллыда бу китапның икенче басмасы да дөнья күрде. Өченче китап – “Гыйбрәтле хикәятләр” китабы. Н.Нәккаш бу китапны ун кулъязма буенча эшли, басмага 115 ләп кыска хикәят кертелә. Монда ислам әхлагы чагылыш таба, кыска гына бер эпизод сөйләнелә һәм ахырында кыска гына мораль ясала. Дүртенче китап – “Кәлилә вә Димнә” китабы. Гарәпләрнең атаклы бер вәзире, язучысы VIII гасырда борынгы пәхләви теленнән тәрҗемә итә аны. Монда, нигездә, хайваннар турындагы мәсәлләр һәм шулар аша кешеләрнең тормышына чагыштырып, нәтиҗәләр ясала. Ул идарәчеләр өчен язылган.

Кичә дәвамында, моннан тыш, галимнең башка бик күп кызыксынулары барлыгын да белдек. Ә ул исә килгән һәрбер кешенең дә исемен үз кулы белән каллиграфия кануннары нигезендә язып бирде.     

Нияз Сабирҗанов

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.