русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

21.02.2011

“Казан” милли-мәдәнят үзәгендә “Мәүлид ән-Нәби” кичәсе узды

20 февральдә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар Конгрессы химаясендә, Чувашия республикасы мөселманнары Диния нәзарәте катнашында Мәүлид ән-Нәби бәйрәме булды. Чувашия авыллары мәхәлләләреннән килгән балалар коллективлары әлеге бәйрәмнең төп бизәге саналдылар дисәң дә ялгыш булмас. Урмай, Шыгырдан, Камышлы авыллары балалары мөнәҗәтләр башкарды, шигырьләр укыды.

Кичәдә шулай ук татарның танылган сәхнә осталары – Флера Сөләйманова, Миңгол Галиев чыгышлары алкышларга күмелде. РИУ мөгаллиме Ильяс Халиковның эстрада характерында башкарган мөнәҗәте тамашачыларда аеруча кызыксыну уяткандыр. Кичәдә кереш сүз белән ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. “Чувашиядә яшәүче татарларның активлыгы безне сокландыра. Безгә алардан үрнәк алып эшлисе бар әле. Мөхәммәт пәйгамбәргә шулай олугълау хисләре белдерүдә, туган телне саклауга омтылышта аларга тиңнәр юк. Безне еш кына татарларның үз көнкүрешен, мәдәниятын саклауга зур әһәмият биргәнебезне гаеплиләр. Янәсе, бу исламга каршы килә. Һич алай түгел. Үз халкыңның мәдәниятен, көнкүрешен башка буыннарга тапшыру – һәр мөселманның бурычы”, - дип ассызыклады Илдус хәзрәт.

Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Мәүлид бәйрәмен уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, чараны уздыруга теләктәшлек күрсәткән БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәт хатын тапшырды.

Чарада шулай ук татар халкының милли традицияләрен сакларга чакырып, Рабит Батулла чыгыш ясады. Кичәне Рафис Җәмдихан һәм “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов алып барды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.