русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

ТҖ МДН призына гандбол буенча ярышлар үтте

21.02.2011

Үткән ял көннәрендә Казанның 136 мәктәбе спортзалында мөселман яшьләре арасында гандбол буенча республика ярышлары узды. Бәйге гадәт буенча Коръән укудан башланды.

Ярышларда Нурлат, Буа, Чистайдан, РИУдан, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдән, Казан Ислам көллиятеннән, “Әниләр”, “Солтан”, Мәрҗәни  мәчетләреннән барлыгы 9 команда катнашты.

Кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын – РИУ командасы;

2 урын – Казан Ислам көллияте;

3 урын - Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкертләре. Җиңүче команда гандбол буенча күчмә кубокка ия, калган призерларга исә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларны оештыручы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.