русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

18.02.2011

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Индонезия Республикасы Илчелеге вәкилләре булды

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Индонезия Республикасы Илчелеге консулы Аджи Сурия һәм Илчелекнең өченче секретаре Енджай Диана булды.

Кунакларны  ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, мөфтинең дәүләт структуралары белән үзара эшләү буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, беркетмә бүлеге башлыгы Илшат Насыйбуллин,, нәзарәтнең халыкара бүлеге җитәкчесе Ринат Җәмилов кабул итте.  Илдус хәзрәт кунакларга Татарстанда соңгы елларда ислам үсеше, белем бирү системасы турында сөйләде. Ул Индонезия мөселманнары белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту зарурлыгын билгеләп үтте.

Индонезия вәкилләре, Татарстанга эш сәфәренең максатлары турында бәян итеп, үз республикаларының ике ил мөселманнары арасындагы элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздырырга җыенуларын әйтте. Алар, Россия студентлары бакалавриатта, магистратурада һәм докторантурада белем алсын өчен, 25 стипендия бирергә, ислам финанслары буенча эшли торган икътисадчыларга квалификация күтәрү курслары оештырырга, студентлар алмашырга әзер.

Бүген очрашуда шулай ук Казанда июнь аенда Индонезия һәм Татарстанның дин әһелләре катнашында конференция оештыру турында фикер алыштылар. Кунаклар хөрмәтенә тантаналы аш оештырылды.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.