русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

18.02.2011

2011 ел хаҗ сезоны ачылды

“Идел-Хаҗ” Төбәкара хаҗ үзәге 2011 елда хаҗ сәфәре кылуга гаризалар кабул итүне башлады. Компания быел да булачак хаҗиларга самолет һәм катнаш турлар тәкъдим итә.  Самолет белән бару хакы, программа һәм яшәү шартларына карап 2920 шартлы берәмлектән башлана.

“Кол Шәриф плюс” авиа-программасының бәясе төшкән һәм ул 3750 шартлы берәмлеккә тиң. Бу программа туклану, Согуд Гәрабстаны эчендә трансфер, кунакзанә тибындагы 5-6 кешелек, аерым санчелтәрле бүлмәләрдә яшәүне үз эченә ала.

Кыскартылган “Сөембикә” самолет программасы исә быелгы сезонда 4990 шартлы берәмлекне тәшкил итә. Мондый программаны сайлаганнар Согуд Гәрабстанына тих арада барып җитә, хаҗ вакытында Мәккәдә “Әль-Хәрам” мөчетенә якын булган урыннарда яшиләр, Яхшы сыйфатлы туклану һәм өстәмә хезмәтләр дә карала.

Катнаш турга да юлламаларны сатулар башланырга тора. Хаҗилар өчен уңайлы булсын өчен сәфәрне Иордания аркылы оештырырга булганнар.

Исегезгә төшерәбез, 2009 елдан “Идел-Хаҗ” ТХҮ хаҗ кылу өчен программаларга бәяләрне шартлы берәмлекләрдә куя башлады. Бер шартлы берәмлек РФ Үзәк Банкы курсы буенча АКШның бер долларына тигез.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.