русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

17.02.2011

“Идел-хаҗ”һәм ТҖ МДН хаҗ-операторын аккредитацияләү буенча килешү төзеделәр

2011 елның 14 февралендә “Идел-Хаҗ” Төбәкара Хаҗ үзәге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хаҗ-операторын аккредитацияләү буенча килешү төзеделәр. Республика мөселманнарының изге җирләргә хаҗ сәфәре кылуын оештыруны яхшырту максатыннан, 2011 елда Хаҗ һәм Гомрәгә җибәрү буенча туроператор сыйфатында “Идел-Хаҗ” ТХҮ билгеләнде.

Килешүдә шәрехләнгәнчә, “әлеге компаниянең РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча советында, Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгында, Корольлекнең Мәскәүдәге илчелегендә теркәлүен исәпкә алып, “Идел-Хаҗ”га хаҗны Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Хаҗ эшләре буенча министрлыгы һәм  РФ Хөкүмәте каршындагы Хаҗ буенча советы таләпләренә туры китереп оештыруны йөкләргә” .

ТҖ МДН исә үз чиратында мөхтәсибләр эшенең координаторы санала һәм кешеләрне хаҗ кылырга чакыручы булып тора.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.