русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

16.02.2011

Илдус хәзрәт Фәиз матбугат конференциясендә ТҖ МДН эшчәнлегендә төп юнәлешләрне бәян итте

Бүген Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында, ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Марат Гатин катнашында матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән мондый очрашу бер сәбәпсез генә оештырылмады. Чөнки соңгы вакытларда федераль, шул ук вакытта республика ММЧда булачак мөфти кандидатурасына бәйле һәм янәсе дәүләт структуралары мөселман дини берлекләре эшенә тыкшыналар дигән эчтәлекле, вакыйгаларны күпертеп биргән материаллар ешайды. Шуңа да бу мәсьәләгә кичекмәстән ачыклык кертү сорала иде.

Беренче булып сүз ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизгә бирелде һәм ул дини идарәнең алдагы эш планнарын бәян итте.

Чарага әзерләнгән пресс-релизда әйтелгән үзгәртеп коруларга килгәндә, хәзрәт ассызыклаганча, ул ТҖ МДН структурасына ниндидер үзгәрешләр кертүне күз уңында тотмый, ә бары тик Татарстан дини бергәлеге эшчәнлеген ТҖ МДН Уставы нигезендә алып баруны планлаштыра. Аерым алганда, республикадагы барлык мәхәллә һәм мәдрәсәләр дә хәнәфи мәзхәбенә нигезләнгән ислам хокукый яссылыгында эшләргә тиешләр. Иң мөһиме, барлык мәхәллә һәм мәдрәсәләр эшчәнлеген җентекләп өйрәнү, һәртөрле секта, шулай ук башка иделогиягә юл куймау максаты тора. Илдус хәзрәт искәрткәнчә, барлык мәхәлләләр дә шул максатны күздз тотып эшләргә тиешләр.

Моңа бәйле рәвештә Татарстан Диния нәзарәте төп көчне урыннардагы имамнар һәм вәгазь сөйләүчеләрнең белем дәрәҗәсен, квалификациясен күтәрүгә юнәлдерәчәк. Имам сайланганнан соң, ул аттестация үтәргә тиеш. Илдус хәзрәт шулай ук мөселман мәгарифенең бердәй баскычлы системасын булдыру планын да бәян итте. Ягъни, мәдрәсәләрдә урта дини белем бирәчәкләр, ә югары белемне исә югары уку йорты – Россия ислам университеты бирергә тиеш.

Хәзрәт билгеләп үткәнчә, алдагы эшчәнлектәге юнәлешләрнең берсе, ул - татар зыялылары, фәнни һәм иҗади даирә вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне көйләү. Бу исә безнең җәмгыятьнең алга таба уңышлы үсешенә ярдәм итәчәк.

Татарстан Диния нәзарәте яшьләр белән нәтиҗәле эшләүгә дә аерым игътибар бирәчәк. Шул максаттан, ТҖ МДН каршында яшьләр һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге – “Алтын урта”  төзелде.

ТҖ МДН шулай ук төрле иҗтимагый оешмалар, аеруча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәләр булдырачак.

Берсүзсез, ТҖ МДН дәүләт структуралары белән дә билгеле бер кысаларда хезмәттәшлекне дәвам иттерәчәк. Шул ук вакытта хәзрәт дәүләтнең Диния нәзарәте эшенә тыкшынмавын да ассызыклап үтте. Ул билгеләгәнчә, республикада мөселманнар хокукын берәү дә кысмый һәм бездзге 1300 дән артык мәчет тыныч кына эшли, беркем дә мөселманнарга үз гадәт-йолаларын башкаруны тыймый. “Ә инде гаммәви мәгълүмат чараларында, бездәге эшчәнлекне күпертеп, хокуклар кысыла бара дип язучылар, сөйләүчеләр бар икән, алар Татарстан мөфтиен сайлау алдыннан үзләренә сәяси дивидентлар җыярга телиләр”.

Планнарның башка юнәлешләренә килгәндә, алар – дөньяви хәнәфи үзәкләре белән элемтәләрне ныгыту буенча халыкара эшчәнлекне киңәйтү, татар һәм хәнәфи мәзхәбендә булган дин әһелләре китаплары тәкъдим ителгән әдәби фонд – китапханәләр челтәрен булдыру.

Марат Гатин исә журналистларга ни өчен яңа структура – ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара мөнәсәбәтләре идарәсе төзелүен аңлатып узды. Аның фикеренчә, күптән түгел РФ Президенты Д.А.Медведев, урыннардагы җитәкчеләргә үз биләмәләрендәге дини өлкәдә ниләр эшләнүен белеп торуны йөкләде. Шуңа да ТР Президенты каршында мондый идарә оештырылды.

“Без дини оешмалар эшчәнлегенә тыкшынырга ниятләмибез. Әмма бер җәмгыятьтә яшәп, без, алда торган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә тиешбез. Конституция буенча дин дәүләттән аерылган икән, без бу маддәне боза алмыйбыз. Тик шул ук вакытта, без бер җәмгыятьтә яшибез һәм бердәй проблемалар белән очрашабыз. Нәкъ менә  шул кысаларда дини бергәлек тә, дәүләт тә бердәм булып эшләргә, җәмгыятьтә булган проблемаларны бергәләгеп хәл итәргә тиеш,  - дип билгеләп узды Марат Гатин.

ММЧ вәкилләре белән очрашу ахырында Илдус Фәиз алда үз эшчәнлеген, Татарстанда дини бергәлекнең тупланып яшәвенә юнәлдерәчәген ассызыклады. Аның фикеренчә, Кавказдагы вакыйгалар бездә кабатланырга тиеш түгел. “Без традицион ислам кыйммәтләрен торгызу һәм мөселман даирәсендә аны популярлаштыру өстендә эшләячәкбез”, - диде Илдус хәзрәт.

Журналистларга шулай ук агымдагы елның язында Россия ислам университетында квалификация күтәрү үзәге ачылачагы һәм анда республика имамнары белем эстәп, аттестация узачаклары хакында да хәбәр ителде.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.