русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

15.02.2011

Мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә

14-15 февральдә мөселман Мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәме – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көнен билгеләп үтә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне Рабигуль әүвәл аеның 12 нче числосына туры килә. Быел ул 15 нче февральгә туры килде һәм мөселманнар бу көнне сөекле пәйгамбәребезне искә алалар, аны олугълап салаватлар әйтәләр, мәҗлесләр оештыралар. Татар халкында исә пәйгамбәрнең туган көнендә мөнәҗәтләр башкару матур бер гадәткә кергән.

Татарстан буенча әлеге истәлекле дата уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Күпчелек мәчетләрдә бу айда Изге Коръән тулысынча укыла, мөнәҗәтләр кичәләре үткәрелә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында лекцияләр сөйләнә. Мөхтәсибәтләрдә дә кайбер чаралар каралган. Әйтик Мөслим районында мөселман яшьләре арасында күп кенә спорт төрләре буенча ярышлар уздыралар. Балтач районының Чутай урта мәктәбендә исә шушы тема буенча ачык дәрес үткәрелә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.