русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

РИУда ачык ишекләр көне уздырыла

11.02.2011

12 февральдә Россия Ислам университетында Ачык ишекләр көне уздырыла, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.

Чарада абитуриентлар вуз җитәкчелеге, мөгаллимнәр белән очрашачак һәм анда катнашучылар югары уку йорты, яңа уку елына кабул итү тәртибе, яңа белгечлекләр һәм юнәлешләр хакында тулы мәгълүмат ала алачак.

Россия Ислам университеты – РФдә әйдәп баручы югары ислам уку йортларының берсе санала. Ул 1995 елда эшли башлады. Гамәлгә куючылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты. Бүгенге көндә вуз дини һәм дөньяви юнәлешләр буенча белем бирә. РИУның максаты – ислам фәннәре өлкәсендә белгечләр,  дөньяви фәннәрне дә тирәнтен үзләштергән югары квалификацияле мөселман дин әһелләре әзерләү. Университетта укулар имам Әбу Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп алып барыла.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.