русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

11.02.2011

“Казан нуры” мәчетендә Шамил хәзрәт Исхаковны искә алдылар

Бүген «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Исхаковның Яңа Татар бистәсе зыяратына җирләнүенә 3 көн.  Аның җәсаде 7 февральдә Яңа Татар бистәсе зыяратында җирләнде. Мәрхүмне искә алып бүген «Казан нуры» мәчетендә Коръән уку мәҗлесе үткәрелде. Аны Шамил хәзрәтнең уллары Рәшит һәм Камил оештырды.

Мәҗлестә Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм башкалар катнашты.

Искә алу мәрасимендә Коръән укылды, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылынды.

“Шамил хәзрәт Исхаков һәрвакыт төгәл, гадел, тугърылыклы һәм туры сүзле булды. Казан имамнары җыелышында актив катнаша иде. Ул  Татарстанда ислам үсеше өчен һәрвакыт янып-көеп яшәде,- дип искә алды Мансур Җәләлетдин.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.