русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Илдус хәзрәт Фәиз Арча районында булды

10.02.2011

Бүген ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз эш сәфәре белән Татарстанның Арча  районында булды. Бу төбәккә визиты вакытында ул әлеге район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров белән очрашты, әңгәмә барышында алар традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту хакында фикер алыштылар. Очрашуда ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин катнашты.

Илдус хәзрәт шулай ук Арча районы имам-хатыйблары белән дә очрашты. Мөфти вазифаларын башкаручы аларны татар халкы өчен хас булган ислам кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау эшендә бердәм булырга, шул ук вакытта һәртөрле радикаль хәрәкәтләргә, төрле экстремистик агымнарга каршы торырга чакырды.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.