русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

10.02.2011

Казан мәчетләре Мәүлид аена багышланган чаралар үткәрә

Казанның төрле мәчетләрендә Мәүлид аена багышланган мәҗлесләр үткәрелә. Кичә мәсәлән, “Рамазан” мәчетендә шундый чара узды һәм анда Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Киров районы хакимияте вәкилләре катнашты.

Шулай ук кичә мәүлид мәҗлесе “Иман” Ислам мәдәнияты үзәгендә дә узды. Башкалабызның “Мәдинә” мәчете дә әлеге вакыйганы киң яктыртачак.

«Сөләйман» мәчетендә исә бу вакыйга уңаеннан шактый чаралар уза. 4 февраль- Рабигуль әүвәлнең беренче көне иде. Шул көннән башлап, мәчеттә белем алучы сукыр шәкертләргә сөекле Пәйгамбәребезнең тормышы турында вәгазь сөйләнәчәк.

5 февральдә мәчеткә «Гөлҗамал» ансамбле килеп, концерт куйды, 7сендә тәртипләрендә тайпылыш булган республика махсус мәктәп балаларына Пәйгамбәрнең тормышы турында дәрес үткәрелде, 10сында алар өчен мондый сабак кабатлана, 11ендә, җомга көнендә Пәйгамбәребез хакында вәгазь сөйләнеп, Коръән укылыр, салаватлар әйтелер, аннан соң 100 кешегә исәпләнгән аш мәҗлесе уздырылыр дип ниятләнелә.

12 февральдә-Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтенә багышланган лекция, 13ендә-викторина, 14ендә махсус мәктәп балаларына Пәйгамбәребез турында дәрес уздырылып, 15ендә Пәйгамбәрнең тормышына багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.

Айның башка җомгаларында да Пәйгамбәребез хөрмәтенә мәчеттә аш мәҗлесләре үтәчәк. Мәүлет аендагы чаралар 4 мартта Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазь сөйләү, салават әйтү, Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнәчәк.

12 февральдә Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә мөхтәсибәт идарәсе, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә багышлап, бәйрәм кичәсе уздыра. Тантана Казанның Каюм Насыйри урамындагы 27 нче йортта көндезге сәгать бердә башлана.

Билгеле булганча, Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәменә карата төрле фикерләр яшәп килә. Берәүләр пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә каршы булса, икенчеләре монда бернинди тыелган әйбер күрми.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.