русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

Илдус Фәиз Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары белән очрашты

10.02.2011

9 февральдә ТҖ МДН рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы  факультеты студентлары белән очрашты.

Илдус хәзрәт студентларга һәм гомумән әлеге чарада катнашучыларга милли традицияләр һәм диннең үсеше, аларның якынаюының мөһимлеге турында сөйләде, соңыннан аудиториядәгеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде.

Очрашуда шулай ук тарих фәннәре докторы, профессор, татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев, Казан (Идел буе) федераль университетының мактаулы профессоры Хатыйп Миннегулов, филология фәннәре докторы Фәнүзә Шәкүрова катнашты.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.