Яңалыклар
Җәлил хәзрәт Фазлыев Нурлат районында булды
07.02.2011
Бүген Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Нурлат районында булды. Ул анда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Наил Шәрәпов белән очрашты. Әңгәмә барышында бу төбәктәге рухи-әхлакый яңарыш, традицион ислам кыйммәтләрен үстерү, район һәм шәһәрдә мәчетләр эшчәнлеге, гомумән мөселманнар тормышына бәйле мәсьәләләр хакында сүз барды.
Аннары Җәлил хәзрәт Нурлат шәһәренең Циолковский урамындагы мәчеттә 3 сәгатькә сузылган вәгазь сөйләде. Аңа имамнар, укытучылар чакырылган иде. Лекция мөселман мәгарифенең тарихы һәм бүгенге көндәге торышын яктыртты. Чыгышлар тәмамлангач, Җәлил хәзрәт күп санлы сорауларга җаваплар бирде.
Внимание! При
использовании материалов просьба указывать ссылку: «ТҖ МДН», а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru
Все новости раздела
|