русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

07.02.2011

“Казан нуры” мәчете имамы Яңа Татар бистәсе зыяратында җирләнде

Бүген ТҖ МДН рәисе, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз “Казан нуры” мәчете ишегалдында, әлеге мәчетнең кичә вафат булган  имамы Шамил хәзрәт Исхаковка җеназа намазын укыды. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга ТҖ МДНнең барлык җитәкчеләре килгән иде. Республиканың дини лидеры билгеләп узганча, Шамил хәзрәтнең исеме, аның белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр. “Ул акыл иясе, ниндидер табигый тоемлау сыйфатларын үзендә булдырган һәм һәрвакыт гаделлеккә омтылган шәхес иде. Без, яшь имамнар, яңа киңәш белән мөрәҗәгать итүне бәхет дип санадык” – дип ассызыклады Илдус хәзрәт Фәиз.

Мәрхүм белән саубуллашу мәрасименә РФнең ИКО каршындагы вәкиле, Шамил абыйның улы Камил Исхаков та кайткан иде.

Шамил хәзрәт җәсаде Яңа Татар бистәсе зыяратында җирләнде.

Бүген шулай ук Шамил Исхаковның исемен мәңгеләштерү турында карар кабул ителде. «Казан нуры» каршында, ул үзе салдырган мәдрәсә Шамил хәзрәт исемен йөртәчәк. Мәчетнең имамы Наил хәзрәт Кәримуллинның сүзләренчә, бу вакыйга 5 апрельдә- Ш. Исхаковка 87 яшь тулган уздырылачак.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.