русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар

04.02.2011

Теләче районында яңа мөхтәсиб сайланды

Теләче районыда әлеге җирлек имамнары җыелышы үтте һәм анда имам-мөхтәсиб Фидаил хәзрәт Яруллин моңа кадәрге эшчәнлеге турында хисап тотты һәм соңыннан бу вазифадан үз теләге белән китүе хакында белдерде.

Моңа бәйле рәвештә, Теләче районының яңа мөхтәсибе итеп бертавыштан Россия Ислам университетын һәм Каһирәнең “Әль-Әзһар” университетын тәмамлаган Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиев сайланды.

Исмәгыйл зәзрәт 1979 елның 11 апрелендә туган, 1998 – 2002 елларда РИУда, 2002-2007 елларда Каһирә университетында белем алган. Туган ягына кайтканнан соң Казанның “Салихҗан” мәчетендә имам булып эшләгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.